Һәр ел саен без, Әтнә клубы агидбригадасы, игенчеләрне үзебезнең жыр-биюләребез белән күңелләрен күтәреп кайтабыз.
Алар безне көтеп алалар. Быел да 15 август көнне игенчеләребезнең төшке ашларын күңелле үткәрдек. Ашауларын да онытып, рәхәтләнеп, кул чабып карадылар. Урып-җыю беткәнче кабат килергә чакырып калдылар, зур рәхмәт әйттеләр.
Ләйсән Вәлиуллина,
Әтнә авылы мәдәният йорты директоры.
Автор фотосы.
Нет комментариев