Тукай иленә сәяхәт (фото)
Мәдәният

Тукай иленә сәяхәт (фото)

"Наз" бүлекчәсендә тернәкләнү узучы инвалидлар һәм пенсионерлар социаль туризм кысаларында Арча районы Кырлай авылының Габдулла Тукай музеенда кунакта булдылар.

Әлеге авыл Ия елгасыннан ерак түгел, су коена, балык тота торган табигатьнең бик гүзәл урынында урнашкан. Куе урманнары, иркен басу-кырлары, шулай ук музейның эчендә урнашкан төрле язмалары, сыннары тернәкләнүчеләрне шаккатырды. Музейның эчендәге экспонатларны күреп, шагыйрьнең авыр тормышын тасвирлаган рәсем, язма материаллары белән танышкач, тернәкләнүче Нәкыйп Фәйзуллин һәм Гөлсинә Гомәровна үзләренә күп мәгълүмат туплауларына бик сөенделәр, " Тукайның илендә булган кебек булдык", диештеләр.

Бу чара тернәкләнүчеләргә табигатьнең гүзәллеген тоярга һәм күп кенә онытылмас мизгелләр кичерергә мөмкинлек бирде.

«Наз» бүлекчәсе белгечләре.

250

Нет комментариев