Укучыларыбыз фикере - 3
Мәдәният

Укучыларыбыз фикере - 3

Бөек "Хезмәт", данлы исемең Тарихларга кереп калды. Укучыларың күңелендә Бик лаеклы урын алды. Җәмилә СИБӘГАТУЛЛИНА, Иске Салавыч авылы. * * * "Хезмәт"кә язылдык дуслар, "Хезмәт" - район көзгесе. Яратып укый "Хезмәт"не, Олысы һәм кечесе. Илшат ФАТЫЙХОВ, Салавыч авылы. * * * Район хәлен белер өчен, Алдырам өйгә "Хезмәт" . Бер...

Бөек "Хезмәт", данлы исемең
Тарихларга кереп калды.
Укучыларың күңелендә
Бик лаеклы урын алды.
Җәмилә СИБӘГАТУЛЛИНА,
Иске Салавыч авылы.

* * *

"Хезмәт"кә язылдык дуслар,
"Хезмәт" - район көзгесе.
Яратып укый "Хезмәт"не,
Олысы һәм кечесе.
Илшат ФАТЫЙХОВ,
Салавыч авылы.

* * *

Район хәлен белер өчен,
Алдырам өйгә "Хезмәт" .
Бер елны да аерылмыйм,
Писүктә түгел хикмәт.
Кара белән язганнарны
Укуларга ни җитә.
Шуңа күрә, тәкъдим итәм
Язылырга сезгә дә.
Нәзифа НИЗАМОВА,
Көшкәтбаш авылы

* * *

«Хезмәт»нең һәр санын
Яратып, көтеп алам.
Алга таба да аңа
Уңышлар теләп калам.
Районыбыз сулышын
Киң яктырта ул "Хезмәт",
Яраткан газетама
Моның өчен зур рәхмәт.
Фагыйлә ШАМШАДИНОВА,
Сосна авылы

* * *

Исәнмесез, "Хезмәт" газетасы,
Шулай башлыйк әле хатыбыз.
Ямьле, матур Сәрдек якларыннан,
Сезгә чиксез сәлам юллыйбыз.
"Хезмәт"нең өйгә килүен
Зарыгыплар көтәбез.
Безгә бик күп яңалыклар
Китерәсен беләбез.
Төрле конкурсларга да
Бай безнең "Хезмәт"ебез.
Бу юлы шикәр комы,
Телевизор көтәбез.
Юлдаш булсын зур уңышлар
Сезнең редакциягә!
Бәхет-шатлык, сөенечтә
Яшикче бергә-бергә!

Чулпан ӘХСӘНЕТДИНОВА,
Сәрдек авылы.


250

Нет комментариев