Улисьялда менә дигән бәйрәм үтте. Районыбызның бердәнбер мари авылы булган Улисьялда "Авыл көне"н билгеләп үттеләр.
Биредә берегеп, ата-бабалары нигезен таркатмый гомер итүче бердәм, дус райондашларыбызның гореф-гадәт, йолаларын саклау, аларны киләчәк буынга тапшыру юнәлешендә үзенчәлекле эш башкарулары - күпмилләтле районыбыз өчен горурлык булып тора.
Күрше-тирә авыллардан килгән халык та аларның дәртле җыр-моңнарына, гармунчыларның көйләренә кушылып бер мәйданда чын күңелдән бәйрәм итте.
Зур осталык, зәвык белән әзерләнгән әлеге авыл бәйрәме матур хатирәләре белән күңелләрдә озак сакланыр...
Нет комментариев