Узган атнада Яңгул авыл җирлеге үзешчәннәре "ХЕЗМӘТЕМ ҺӘМ ҖЫР-МОҢНАРЫМ, БАГЫШЛАНА СИҢА, БАЛТАЧЫМ!" дип исемләнгәнгән районкүләм иҗат бәйгесе кысаларында хисап тотты.
Иртәнге сәгатьләрдә үк Балтач бистәсе үзәгендә "Эльдорадо" кибете (элеккеге Шушма рестораны) каршында Яңгул авыл җирлеге, "Яңа тормыш" җәмгыяте, балалар бакчасы коллективы катнашында ярминкә гөрләде. Кичен исә мәдәният үзәгендә бай эчтәлекле күргәзмә тәкъдим ителде. Район башкарма комитеты җитәкчесе Рамил Шакиров күргәзмә белән танышканнан соң яңгуллыларның бәйгегә зур әзерлек белән килүен ассызыклап узды. Аннан соң тамашачы бай эчтәлекле концертны тамаша кылды. Вакытның үткәне сизелмәде дә. Нәфис сүз, дәртле биюләр, моңлы җырлар, күмәк күренешләрне тамашачы көчле алкышларга күмде. Тамашачылар шулай ук тальян, гармун моңнарына а хозурланды. Кыскасы, бу көнне яше-карты сәхнәне ут итте.
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев