Татарстан флагын табып урам буйлап рәт-рәт тезелеп кайткан "солдатлар"ны, өлкәннәр мәктәптә укыган чакларын искә төшереп, кызыгып карап калдылар
25 февраль көнне мәктәбебездә "Аҗаган" уены узды. Башлангыч сыйныф укучылары мәктәп әйләнәсендә "Аҗаган" уйнадылар, миналар эзләделәр, яшерелгән флагны таптылар. Ә югары сыйныфлар "Аҗаган" уенын табигать кочагында - урман буенда уйнадылар.

Кышкы табигатькә хозурланып, рәхәтләнеп ял итеп, Татарстан флагын табып урам буйлап рәт-рәт тезелеп кайткан "солдатлар"ны, өлкәннәр мәктәптә укыган чакларын искә төшереп, кызыгып карап калдылар.

Нет комментариев