Академик Әхмәт Мазһаров Балтач урта мәктәбе китапханәсенә һәм музеена экспонатлар һәм бүләкләр юллаган.
Әхмәт Мазһарович район башкарма комитеты җитәкчесе Айдар Хәйретдинов аша Балтач урта мәктәбе коллективына 7 томлык "Татарлар тарихы", үзенең портреты һәм "Татарстанның үрнәк гаиләсе" дигән дипломын җибәргән.
- Мазһаров гел дә мәктәбебез музеен экспонатлар белән баетып тора. Рәхмәт аңа,- ди мәктәп директоры Гөлчәчәк Гыйләҗева.
Нет комментариев