Хезмәт

Балтач районы

16+
Мәгариф

Алия Юнысовна 5 көнлек укуга карата үз фикерен белдерде

Матбугат чараларында соңгы вакытларда мәктәпләрдә башлангыч сыйныфларны шимбә көнгә укулардан азат итәргә телиләр, дигән фикер таралды. Депутатлар Дәүләт Думасына шундый тәкъдим белән чыккан.

Дөрес, укулар булмау - ул әле мәктәпкә килмәү дигән сүз түгел. Депутатлар башлангыч сыйныф укучылары өчен шимбә төрле түгәрәкләргә, секцияләргә йөрү көне, спорт белән шөгыльләнү мөмкинлеге булырга тиеш дип саный. Шимбә көннәрендә мәктәптә әти-әниләр катнашында чаралар уздыру да файдалы булыр иде, ди әлеге тәкъдим авторлары. Белем бирү системасында ата-аналарның катнашуы мөһим. Аеруча әтиләрне бала тәрбияләүгә тартырга кирәк. Башлангыч сыйныфлар өчен шимбәне укымый торган көн итү турында закон кабул ителсә, һәр мәктәп бу көнне нишләргә икәнне үзе хәл итәчәк..."
Бу мәсьәләгә карата район мәгариф идарәсе җитәкчесе Алия Зәкиеваның фикере:
- 5 көнлек итеп Балтач урта мәктәбендә башлангычлар укыды. Начар ягын күрмәделәр. Әгәр шундый карар чыкса, спорт ярышларына, консультацияләргә мөмкинлекләр, көн һәм вакыт була дигән сүз, - дип каршы булмавын белдерде.
baltasi_official

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.

erid: 2Vtzqwfh92B

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250