Соңгы дәрес, соңгы звонок... ник бераз соңламадың?
Соңгы кыңгырау... Мәктәпне тәмамлаган шушы көннең кабатланмас хатирәләрен, дулкынландыргыч мизгелләрен кайсыбыз гына кадерләп йөртми икән дә, кайсыбыз гына җитәкләп белем дөньясына алып кергән беренче укытучыларын, кыңгыраулы мәктәп елларын сагынып искә алмый икән?!
Арбор мәктәбенең 9 сыйныф укучылары өчен дә соңгы кыңгырау чыңлады.
Кадерле чыгарылыш сыйныф укучылары! Кайда гына белем алсагыз да, нинди генә уңышларга ирешсәгез дә, туган авылыгызны, белем йортыгызны, дусларыгызны, үзегезне тәрбияләп үстергән әти-әниләрегезне, укытучыларыгызны онытмагыз! Хәерле юл сезгә!
Нет комментариев