Хезмәт

Балтач районы

16+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

«Әти-әниләр акча сарыф итәргә мәҗбүр»: ни өчен репетиторларга ихтыяҗ арта?

Репетиторлар – еш кына үзләре дә йә хәзерге укытучылар, йә мәктәптән китеп, үзмәшгуль булып теркәлүчеләр.

Олысына да, кечесенә дә кирәк. Әти-әниләр бакчага йөрүче сабыйны, БДИга әзерләнүче үсмерне дә репетиторга алып бара. Акчаны кызганмыйлар. Нәрсә бу – баласын алдынгы итү теләгеме, әллә мәктәп укытканнан канәгать булмаумы? Белгечләр фикеренчә, икесендә дә хаклык бар. 

Яшьләр өйрәтсен

Мөслим кызы Илина Бариева быел БДИда химия сынавыннан 100 балл туплаган иде. Хәзерге вакытта ул Мәскәү вузында табиб белгечлегенә укый. Бер ай элек үзе дә Мәскәү балаларына онлайн түләүле дәресләр бирә башлаган. Әлегә тәҗрибәсе зур түгел, шуңа күрә сәгатенә 700 сум гына ала. Бу акчаны ил башкаласы өчен бик юнь бәя дип саный.

– Мәктәптә укыганда химиядән үземә репетитор яллаганым булмады. Тырышып укысаң, аның кирәге юк. Сыйныфташлар арасында курслар сатып алучылар булса да, кайберләре аның буенча үзләре өйрәнә алмады. Шуңа күрә әти-әниләре репетитор яллады. Бу яктан мин үз-үземне җиңә алдым, – ди Илина.

Кичәге укучы фикеренчә, БДИ елдан-ел катлаулана бара, аны яхшы бирү өчен мәктәптә бирелгән белем генә җитми. Мәктәп программасы буенча укытылмаганнар да күп.

– Бүген репетиторлык белән күбрәк яшь укытучылар, студентлар шөгыльләнә. Аларга ихтыяҗ зур. Ни өчен дигәндә, алар БДИны үз башыннан үткән. Өлкән мөгаллимнәр аның тәртибен дә, бланклар тутыруны да аңлап бетермәскә мөмкин. Мин хәзерге вакытта 4 укучыны сынауга әзерлим. Теманы бик гади итеп аңлатам. Менә шуның өчен дә яраталар үземне, – ди ул.

Башкалада математика укыткан Әлфинә Халикова мәктәптә бер ел эшләгәннән соң, андагы мәшәкатьтән туеп, репетиторлыкка күчкән.

– Балаларны тыңлатып булмый. Яшь булгангамы, санламадылар. Шуның өчен дә мәктәптән китәргә туры килде. Күзгә карап кына утырсалар, гомер буе шунда гына эшләр идем. Белемгә омтылган баланың тәрбиясе дә башка. Ә боларның укыйсы килмәде. Хәзерге вакытта эшем бик тыныч. Теләк белдерүчеләр күп, барысын да чакырып бетереп булмый. 6–7 дән арттырмыйм. Комсызлану гадәтем юк. 45 минутлык дәрес – 600 сум, – ди Әлфинә Халикова.

Акча түкмәсеннәр

Россиядә репетиторларга ихтыяҗ арта. Бу – әти-әниләр фикере. Алар хәзер БДИга әзерлек кенә түгел, хәтта бакчага йөрмәгән сабыйлары өчен дә  укытучы эзли. Инде башлангыч сыйныфта ук балаларның белемен арттыру нияте белән йөрүчеләр бар. Дөресрәге, 35–40 укучы утырган сыйныфта балаларына укытучыдан игътибар җитми дип уйлыйлар. Бер сәгать укыту уртача 600–700 сумнан башлана. Бәя берничә мәртәбә артыграк та булырга мөмкин.

Менә хәзер шуңа чик куярга җыеналар.  Россия Хөкүмәте Рәисе урынбасары Дмитрий Чернышенко әйтүенчә, белем бирү сыйфатын күтәргән очракта, әти-әниләргә репетиторларга акча түгәргә туры килмәячәк. Бу хакта ул Президент каршындагы стратегик үсеш һәм илкүләм проектлар советы утырышында әйтте. Киләсе елның мартында тәкъдим ителәчәк Мәгарифне үстерүнең яңа стратегиясендә мәктәпләрдә әлеге хезмәтне түләүсез күрсәтү мәсьәләсе дә каралачак. «Әти-әниләр репетиторларга акча сарыф итәргә мәҗбүр.

Репетиторлар – еш кына үзләре дә йә хәзерге укытучылар, йә мәктәптән китеп, үзмәшгуль булып теркәлүчеләр. Без репетиторлыкны бушлай дәресләргә алыштырырга җыенабыз. Акча чыгармыйча, балалар БДИ бирә алсын өчен кирәк бу. Әлеге мәсьәлә буенча аерым эшче төркем булдырылды», – диде Дмитрий Чернышенко.

Рособрнадзор идарәсе башлыгы Анзор Музаевны да репетиторлык хезмәтенең зур тизлек белән үсүе борчый. «Репетиторларның мәктәптә укытып киткән укытучылар икәнлеге аңлашыла. Аларны кире кайтарырга кирәк. Мәктәпләрдә бердәм дәреслекләр, программалар буенча укыта башлагач, репетиторларга ихтыяҗ кимеячәк», – дип фаразлый Анзор Музаев.

Аннан башка булмый

КФУдагы Психология һәм мәгариф институты директорының укыту эшләре буенча урынбасары, белем һәм тәрбия бирү методологиясе кафедрасы мөдире, педагогика фәннәре докторы Алмаз Галимов киләчәктә репетиторларның эше бетмәс дигән фикердә.

– Хәзер репетиторсыз укучы бармы икән? Мәктәп системасы шуңа этәрә бит. Олимпиада, 9–11 сыйныф имтиханнарына мәктәптә генә яхшы итеп әзерләнергә мөмкин түгел, – ди Алмаз Галимов. – Әти-әни моның өчен күп акча сарыф итә дисез икән, моңа бит репетитор гаепле түгел. Моның өчен мәгариф системасы җаваплы. Мәктәп дәресләрендә тирән белем бирелә һәм ул югары уку йортына керергә, олимпиадаларда катнашу өчен җитә икән, әлбәттә, әти-әни акча сарыф итмәячәк. Икенче яктан, алар мәктәптә яхшы уку өчен генә әзерләми бит. Төрле конкурс, имтиханнар, вузга керергә ярдәм итәләр. Репетиторның эше бетмәс. Советлар Союзы вакытында да бар иде алар. Без өстәмә дәрес алу өчен төрле укытучыларга йөрдек. Репетитор ул – акча түләп кенә йөрү дигән сүз түгел. Ул – өстәмә әзерлек. Мин норматив рәвештә аларны өстән тыеп булуын күз алдына китерә алмыйм. Әгәр баланың әти-әнисе укытучыга өстәмә рәвештә әзерләнергә мөрәҗәгать итә икән, моның зыянын күрмим.

Шул ук вакытта Алмаз Галимов баласын бакчадан ук репетиторларга йөртүчеләрне аңламавын әйтте. Аның сүзләренә караганда, әти-әниләр бу яшьтә сабыйларын мәктәпкә әзерләргә тиеш, дип уйлый. Укый, яза белсен, чит телләрне белсен. «Бу – мәктәп эше. 4–5 яшьтән төрле курсларга йөртеп, баланың белем алудан гайрәтен чигерергә кирәкми. Ул укый, яза белә, мәктәпкә килгәч, тагын шуны ук өйрәнә. Шуннан соң баланың уку теләге юкка чыгарга мөмкин. Монда нишләп йөрим, кызык түгел, дип уйлый башлаячак ул. Мәктәпкә карашы үзгәрәчәк», – ди Алмаз Галимов.

Казандагы 155 нче гимназия директоры Наил Фазылов фикеренчә, репетитордан файда күргән балалар да бар.

– Мәктәптә укытучыга үз укучыларына репетитор булырга ярамый. Бездә андыйлар юк. Түләүле хезмәт күрсәтүчеләрнең күбесе – студентлар. Укучыларның төрлесе бар. Кайберләре тиз ота, кайберләре авыррак укый. Соңгыларына кирәк дип саныйм. Бик яхшы укучылар да репетитор белән шөгыльләнеп, югары нәтиҗәләргә ирешә бит, – ди Наил Фазылов.

чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: репетитор