Шушы көннәрдә Балтач урта мәктәбенең 5в сыйныф укучылары әниләренә бәйрәм кичәсе оештырды.
Балаларыбыз сыйныф җитәкчесе Гөлнар Илдаровна белән берлектә театральләштергән, кызыклы уеннар белән, җыр-моң белән үрелеп барган матур бәйрәм кичәсе оештырганнар иде. Алар әниләргә булган мәхәббәтләрен, күңел түреннән чыккан шигъри юллар, җырлар белән тапшырдылар.
Балаларыбызның бәйрәм кичәсе барчабызның күңеленә дә хуш килде. Матур бәйрәм кичәсе оештырган сыйныф җитәкчесе Гөлнар Илдаровнага һәм балаларга чиксез рәхмәтлебез.
Тәнзилә Габдрахманова,
Балтач бистәсе
Нет комментариев