«Куркак хоккей уйнамый», дип җырлый атаклы Эдуард Хиль? Нәкъ шулай!
Балтач урта мәктәбе укучылары һәм аларның әтиләре арасында «Йолдызлар матчы» үтте.
Ярышлар бик кызу барды. Хоккей сөючеләрнең ярышка әзерлекләре күзгә ташланып тора. Тимераяклар үткенләнгән, кәшәкәләр изоляция тасмалары белән бәйләнгән.
Гомумән, биредә ике команда да лаеклы уен күрсәтте. Шунысы куанычлы, мәктәптә шайбалы хоккейны үстерүгә, яшь буынны сәламәт тәрбияләүгә, спортта чыныктыруга зур әһәмият бирелә.
Нет комментариев