Балтач гимназиясенең 1 И сыйныфында төрле һөнәрләр белән кызыксыну һәм һөнәр ияләре белән якыннан танышу максатыннан, күңелле һәм мәгънәле очрашулар уза.
Шушы көннәрдә биредә 1 И сыйныфында укучы Миленаның әнисе Вероника килеп, чәчтарашчы һөнәренең серләрен чиште, кызларның чәчләрен үрде, егетләрнекен матурлады. Күңелле очрашудан балалар бик канәгать калды.
Нет комментариев