Балтач мәктәбе мәйданчыклы булды...  дүрт мәйданчыклы (+фото)
Мәгариф

Балтач мәктәбе мәйданчыклы булды... дүрт мәйданчыклы (+фото)

90 еллык тарихы булган Балтач урта мәктәбе ниһаять уен һәм спорт мәйданчыклы булды.

Бүгенге көндә Балтач урта мәктәбендә 652 бала укый. Белем алыр өчен заманча җиһазландырылган кабинетлар булса да, уен мәйданчыклары булмау көнүзәк мәсьәлә булып торды. Бу хакта җитәкчеләргә мөрәҗәгатьләр белән дә чыктылар, хатлар да яздылар.Узган ел праймериз вакытында мәктәп директоры Гөлчәчәк Гыйләҗева Фатыйх Сибгатуллинга үтенеч белән чыккач:
- Думага үтсәм, ярдәм итәрмен, - дип ышындырган иде.
Ниһаять, хыяллар чынга ашты. Районның җыелма командасы башкарма комитетлар арасында узган спорт ярышларында икенче призлы урын яулап, мәйданчыклар белән бүләкләнде. Һәм алар Балтач урта мәктәбе бүләк ителде.
2 май көнне уен һәм спорт мәйданчыкларының беренче нигез ташы "салынды". "МДСУ-1" оешмасы егетләре әлеге мәданчыклар куеласы урыннарны тигезли, тиздән, бик тиздән мәктәп янында ике уен , баскетбол һәм волейбол мәйданчыклары урын алачак.
- Мәйданчыклар бик кирәк иде, озынайтылган көн төркемендә балаларга ике-өч атынчыктан башка башка әйберебез дә юк иде. Нинди зур байлык бу. Баскетбол, волейболны үз итүчеләр дә күбәер дигән теләктә калабыз, - мәктәп директоры.

250

Нет комментариев