Балтач укучылары ГТОны уңышлы тапшыра
Мәгариф

Балтач укучылары ГТОны уңышлы тапшыра

Балтач районы укучыларының ГТО буенча 11 алтын значогы бар.

Совет чорында гамәлдә булган ГТО (Готов к Труду и Обороне) нормаларын тапшыру 2014 елдан кире кайтарылды. Хәзер мәктәп укучылары һәм студентлар белем дәрәҗәсен генә түгел, хезмәткә һәм оборонага әзерлеген дә күрсәтергә тиеш.

Узган уку елында ГТО значоклары 126 укучыга бирелде. Шуларның 11е - алтын, 69ы - көмеш, 46сы - бронза значрклар.
Фото: t-i.ru

250

Нет комментариев