24 февраль көнне Субаш мәктәбе базасында "Бергә булсак - барысын да булдырырбыз" дигән чара үтте.
Әлеге чара профсоюз хезмәткәрләре оешмасы һәм яшь укытучылар ассоциациясе катнашында үтте. Катнашучылар Субаш мәктәбе коллективы эшчәнлеге белән танышты, кыен хәлләрдән чыгу юлларын эзләде, төрле тренингларда катнашты. Чарада шулай ук район башкарма комитетының төзелеш бүлеге җитәкчесе Илфат Сәгъдиев катнашты, яшь белгечләрне торак белән тәэмин итү программалары белән якыннан таныштырды, дип хәбәр итә мәгариф идарәсе медодисты Резеда Гаязова.
Нет комментариев