Балтач урта мәктәбенең беренче сыйныф укучылары якыннарын Әлифба бәйрәменә дәште.
1а,б,в сыйныфлары бергәләп Әлифба бәйрәме уздырды. Кунакка әти-әниләрне дә чакырдылар. Белем иленә аяк баскан һәм беренче хәрефләрне танырга, иҗекләп укырга өйрәнгән балалар тормышында бу зур вакыйга. Алар уку елы дәвамында хәреф танырга, язарга өйрәнеп, бүген укытучылары, әти-әниләре каршында беренче имтиханнарын тоттылар, уңышлары белән уртаклаштылар, һөнәрләрен күрсәттеләр. Бәйрәмдә укучылар башкаруындагы матур җыр-биюләр, сәнгатьле итеп шигырь сөйләүләр аларның күп нәрсәләргә өйрәнүләрен күрсәтте. Әлеге чыгышларны караганда аларның әти-әниләре балаларының белемгә омтылышларын, иҗади сәләтләрен күреп, ихластан сөенделәр һәм аларга әлеге бәйрәмдә матур теләкләрен ирештерделәр.
Нет комментариев