Хезмәт

Балтач районы

16+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Балтачта балалар да мебель ясый (фото)

Балтачта балалар да мебель ясыБалтачта хәзер мебельләрне мәктәп укучылары да ясый башлады.

Һөнәрләргә мәхәббәт тәрбияләүне, аларның кеше тормышындагы әһәмиятен аңлату эшләре хәзер парта арасына утыргач ук башлана. Икенче төрле әйтсәк профориентация буенча эшне кече яшьтән башлау күпкә отышлы. Бала югары сыйныфта - һөнәр сайлау вакыт җиткәч, югалып калмый. Инде ул чорга укучы һөнәрләр турында күпмедер хәбәрдар була.
Безнең Балтач урта мәктәбе дә бу юнәлештә бик зур эшләр башкара. Әти-әниләр үз һөнәрләре турында мәктәптәге очрашуларда гына сөйләп калмый, ә укучыларны үз эш урыннарына кунакка да дәшә. Без - 2 б сыйныфы укучылары күптән түгел шәхси эшмәкәр Ринат Хәкимҗановның мебельләр ясый торган остаханәсендә булдык. Укучылар бик кызыксынып күзәтте. Бик күпләр киләчәктә шушы юнәлешне сайлыйм дип тә ышандырды. Ә Ринат абыйлары исә очрашуны бик кызыклы итеп алып барды. Үз эше турында җентекләп сөйләгән арада балаларның математика буенча белемнәрен дә тикшереп алды.
Җанлы очрашу хакында әңгәмә өйгә кайтыр юлда да, икенче көнне мәктәптә дә дәвам итте.


Фәридә Низамова
сыйныф җитәкчесе

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250