Хезмәт

Балтач районы

16+
Мәгариф

Балтачта яшь укытучылар һәм тәрбиячеләр форумы узды

Фикер алышулардан соң, яшьләр боз сараеның бозын сынап, тимераякта шудылар. Бу чара аларга аралашу һәм ял итү өчен менә дигән мөмкинлек булды

6 нчы май көнне «Балтач Арена» боз сараенда «Хыял» яшьләр үзәге катнашында яшь укытучылар һәм тәрбиячеләр форумы узды.

Чарада район башкарма комитеты җитәкчесе Айдар Фоат улы чыгыш ясап, авылда яшьләр өчен мөмкинлекләрнең күп булуын, авылның яшәеше һәм киләчәгенең нәкъ менә яшьләр кулында икәнлеген ассызыклады. Ул яшь белгечләрне сайлаган һөнәрләрен яратырга, тәрбияле һәм белемле балалар үстерүгә өндәде.

Яшьләр һәм спорт бүлеге җитәкчесе Рөстәм Рафис улы яшьләрне авылга тартуның төп бурыч булуын билгеләп үтте. Мәгариф бүлеге җитәкчесе Ринат Камил улы яшь укытучыларга яңа мөмкинлекләр һәм төрле программалар турында сөйләде, аларны кулланырга чакырды. Алга таба да яңа җиңүләр, омтылышлар белән матур эшләргә насыйп булсын, диде. Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык бүлеге белгече Гөлнара Исрафил кызы һәм яшьләр һәм спорт бүлеге белгече Айсылу Исрафил кызы яшь гаиләләргә каралган программалар белән таныштырдылар, чиратка басу өчен кирәкле нечкәлекләрне аңлаттылар.

Мәгариф хезмәткәрләренең профсоюз оешмалары советы җитәкчесе Резеда Сәләх кызы яшьләрне профсоюз оешмасына кушылырга, анда ял итү мөмкинлекләре һәм льготалар турында сөйләде.

Фикер алышулардан соң, яшьләр боз сараеның бозын сынап, тимераякта шудылар. Бу чара аларга аралашу һәм ял итү өчен менә дигән мөмкинлек булды.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: форум