Балтачта районның математика укытучыларының күчмә  утырышы узды
Мәгариф

Балтачта районның математика укытучыларының күчмә утырышы узды

Очрашуда укытучылар 2025-2026 уку елына йомгак ясадылар һәм яңа 2026-2027 уку елына төп методик бурычлар һәм планнар турында фикер алыштылар

Шушы көннәрдә районның математика укытучыларының күчмә  утырышы узды.

Очрашуда укытучылар 2025-2026 уку елына йомгак ясадылар һәм яңа 2026-2027 уку елына төп методик бурычлар һәм планнар турында фикер алыштылар.

Педагогларны хөрмәтләү тантанасы очрашуның якты мизгеле булды. Район мәгарифен үстерүгә керткән зур өлешләре өчен укытучыларга мәгариф идарәсе исеменнән Рәхмәт хатлары тапшырылды. Зур уңышларга ирешкән мөгаллимнәрне билгеләп үттеләр. Үз осталыкларын яшь коллегаларына актив тапшыручы тәҗрибәле остазлар да  игътибарсыз калмады. Моннан тыш, узган уку елында актив һәм нәтиҗәле эшчәнлек алып барган укытучыларга район методика берләшмәсеннән аерым рәхмәт хатлары тапшырылды.

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


утырыш

Нет комментариев