Быелдан «Сабантуй» ял паркында экологик почмак булдырылачак.
"Сабантуй" ял паркында табигатьне саклау буенча районара идарә җитәкчесе, «Балтач» тыюлыгы хезмәткәрләре сыерчык оясы ясау буенча мастер-класс уздырды.
Чарада Балтач һәм Норма урта гомуми белем бирү мәктәпләре укучылары, "Балтач" спорт мәктәбе тренерлары катнашты.
Быелдан "Сабантуй" ял паркында экологик почмак булдырылачак. Мастер-класста катнашучылар паркка 100 сыерчык оясы урнаштырып, әлеге эшкә старт бирде.
Нет комментариев