Бөрбаш балалар бакчасына сабыйлары йөрүче әти-әниләр: “Безнең бакчабыздагы матурлыкны бер күрсәгез икән”, дип кызыктырганнар иде.
Фотолары белән сезнең белән дә бүлешәбез. Биредә инде озак еллар үз эшен яратып эшләүче Розалия Шәрифуллина мөдирлек итә. Коллективның тырышлыгы, матурлыкка омтылуы һәм балаларны да шушы гүзәллек эчендә тәрбияләүләре бик сөендерә. Афәрин биредә эшләүчеләргә!
Ләйлә Газизуллина фотолары
Нет комментариев