Быел БДИда нинди үзгәрешләр булыр
Мәгариф

Быел БДИда нинди үзгәрешләр булыр

2017 елда Балтач районында бердәм дәүләт имтиханнарын - 192, төп дәүләт имтиханнарын 364 укучы бирә.

23 гыйнвар көнне Арчада Бердәм дәүләт имтиханнарындагы үзгәрешләр буенча киңәшмә узды. Анда мәгариф идарәсе җитәкчесе һәм аның урынбасары, методистлар катнашты. Киңәшмәдә узган уку елында үткән имтиханнарга анализ ясалды, 2017 елда имтихан биремнәрендә нинди үзгәрешләр көтелгәне, имтиханнарга әзерлек юнәлешләре күрсәтелде. Арча, Әтнә, Биектау, Мамадыш, Саба, Питрәч, Теләче районнары һәм Балтач районы мәгариф идарәсе җитәкчеләренең чыгышлары тыңланды.

Имтихан биремнәрендәге узгәрешләрне тулырак https://edu.tatar.ru/baltasi/roo/page1713532.htm ссылкасы аша Балтач районы мәгариф идарәсенең рәсми сайтыннан "Дәүләт йомгаклау аттестациясе" бүлегеннән карый аласыз, дип хәбәр итәләр район мәгариф идарәсеннән.

250

Нет комментариев