Дуслык белән көчле без (фото)
Мәгариф

Дуслык белән көчле без (фото)

Дуслык- теләсә нинди байлыктан, алтын- мәрҗәннән кыйммәтрәк.

Арбор китапханәсендә бер-береңә ярдәм кулы сузу, дус һәм тату яшәргә, дуслыкның кадерен белергә өйрәтү, бердәмлек сыйфатлары булдыру турында «Дуслык белән көчле без» дип исемләнгән чара үтте.

Чара барышында 2 сыйныф укучылары мәкаль — әйтемнәрне искә төшерделәр, «Чукмар белән Тукмар» әкиятен укып фикер алыштылар.

Укучылар Резеда Вәлиеваның «Кыңгырау чәчәк» әкиятен карап сорауларга җавап бирделәр.

Чыганак


Дуслык

Нет комментариев