Хезмәт

Балтач районы

16+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Эшкә бирсәң чын күңел

Үсеп килүче яшь буынны бию һәм сәхнә серләренә төшендереп озак еллар нәтиҗәле эшчәнлеге өчен Яңгул урта мәктәбе коллективы Сәлимә апа Габделхаковага Рәхмәт хаты тапшырды.

Озак еллардан бирле балалар белән ихластан эшләп, аларның осталыкларын ачу юнәлешендә бөтен барлыгын бирүче Сәлимә апа өчен мондый рәхмәтләргә ирешү бик сөенечле хәл. Чөнки эшенең нәтиҗәсен күрә һәм бәяли беләләр. Ә хезмәт җимешләре - укучылары аны әниләредәй якын күреп яраталар һәм хөрмәт итәләр. Вконтакте төркемендәге шәхси битендә Сәлимә ханымның: «Балачактан «әртист» булырга хыяллансам да насыйп булмады» дигән сүзләре бар. Ләкин ул моның белән генә тукталып калмыйча, үз осталыгын балаларга бирә алган. Һәм бүгенге көндә ул аларга «Минем нәни артистларым» дип яратып дәшә. Афәрин, бала җанлы мондый шәхесләребез күбрәк булып, балаларыбыз шундый кешеләрдән иҗат итәргә өйрәнсеннәр иде дип телисе кала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250