Гарәп теле буенча БДИ кертергә мөмкиннәр
Рособрнадзор хәбәр иткәнчә, яңа БДИ кертү алдыннан укыту-методик материаллар эшләргә, шулай ук апробация үткәрергә кирәк
Срок инде билгеләнгән-2033 елга кадәр. Шуңа күрә гарәп теленнән имтиханны 2033 елдан да иртәрәк көтәргә ярамый, дип яза «Шәһри Казан».
Элегрәк РФ Мәгариф министрлыгы башлыгы Сергей Кравцов Россия мәктәпләрендә гарәп телен өйрәнү программасын раслау турында белдергән иде. Ул яңа уку елының 1 сентябреннән эшли башлаячак.
Шулай ук Кравцов хәбәр иткәнчә, 2 елдан җәмгыять белеме буенча БДИга үзгәрешләр кертү планлаштырыла. Киләсе уку елында бу фән буенча имтихан үзгәрешсез калачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев