Логотип татмедиа Хезмәт

Балтач районы

16+
  • VK
  • VK
  • VK
  • VK
  • VK
  • Odnoklassniki
  • Yandex Zen
  • Youtube
  • Telegram
  • RuTube
Баш бит Видео Соңгы яңалыклар Азьлане Реклама Редакция Подписка Безнең тарих
Мәгариф

Илсур Һадиуллин: «Укытучылар аттестацияне яңача узачак. Бу уку елыннан мәктәпләр рейтингы бетерелә»

Автор, 10 декабрь 2018 - 18:41

3485

0

2

Берәүгә дә сер түгел, уртача укыган балаларны укытучылар 9 дан соң, 10 нчы сыйныфка аласылары килми иде. Чөнки алар БДИны начар бирсә, мәктәпнең рейтингы түбән тәгәри.

Илсур Һадиуллин: «Укытучылар аттестацияне яңача узачак. Бу уку елыннан мәктәпләр рейтингы бетерелә»
#

❮

❯

4 декабрьдә “Татмедиа” АҖнең брифинглар залында “Мәгариф” журналының редколлегия утырышы узды. Аның эшендә ТР мәгариф һәм фән министрының беренче урынбасары Илсур Һадиуллин катнашты.

Р. Фаизова фотолары

Р. Фаизова фотолары

Бер гасырдан артык тарихы булган, мөгаллимнәр өчен өстәл китабы урынына кулланылган, заманында 25 меңнән артык тираж җыйган легендар басманы бүгенге көндә дә абруйлы һәм популяр булсын өчен ничек нәшер итәргә, эчтәлеген ничек баетырга, нинди темаларга өстенлек бирергә? Редколлегия утырышында катнашучы һәркем саллы-саллы фикерләр әйтте, кирәкле һәм урынлы тәкъдимнәр кертте. Илсур Гәрәй улы үзенең чыгышын бүгенге мәгариф системасының гомуми хәленнән башлады.

  • Мәгариф системасы иң авыр чорларның берсен кичерә, – диде ул. – Журнал битләрендә укытучыларга, мәктәп директорларына хокукый ярдәм күрсәтә алырлык язмалар урын алырга тиеш. Шулай ук “Әйтер сүзем бар” дигән рубрика ачылса, бик әйбәт булыр. Анда бүгенге мәгариф турында юристларның, язучыларның, хакимият вәкилләренең, шулай ук укытучыларның, ата-аналарның фикере басылса, отышлы булачак.

DSC06087

Соңгы арада укытучыларны аттестацияләү, анда кертеләчәк яңалыклар турында ил күләмендә бәхәсләр, фикер алышулар күп булды. Илсур Һадиуллин әлеге теманы шулай ук читләтеп үтмәде.

  • Безнең республикада берничә фән укытучылары ил күләмендә уздырылган яңача аттестацияне аппробацияләүдә катнашты. Әле аппробация алдыннан укытучыларны кыскартачаклар икән дигән сүзләр дә йөрде. Тагын бер кат искәртеп әйтәсем килә: әлеге аттестацияләү нәтиҗәләре буенча бернинди кыскартулар да булмаячак. Без бары тик 2020 нче елда гамәлгә керәчәк яңача аттестацияләүне генә сынап карыйбыз. Горурланып әйтә алам, әлеге аттестацияләүгә безнең тарафтан тәкъдим ителгән фикерләргә дә Мәскәү колак салды. Мәсәлән, шул ук видеодәресләр буенча. Беренчедән, аларны сыйфатлы итеп төшерергә белгечен, аппаратурасын табарга кирәк. Икенчедән, бер видеодәрескә карап кына укытучының тиешле дәрәҗәдә укыту-укытмавын билгеләү мөмкин түгел. Югары квалификация алу өчен, мәктәпне тәмамлаган укучының фикерен алу да дөрес түгел иде. Көчкә-көчкә өчкә мәктәпне тәмамлаган укучы укытучы турында нәрсә әйтә алсын?.. Хәзерге аттестациядән менә бу пунктлар төшереп калдырылды. Республика укытучылары өчен тагын бер куанычлы яңалык: аларга хәзер аттестация узу өчен Казанга килеп, озын-озын чиратлар торырга кирәкми. Барысын да район мәгариф идарәләре эшләячәк.

DSC06073

Быелгы уку елыннан республика мәктәпләре арасындагы рейтинг бетерелде. Мәгариф һәм фән министрының беренче урынбасары әлеге сорауга да ачыклык кертте.

  • Берәүгә дә сер түгел, уртача укыган балаларны укытучылар 9 дан соң, 10 нчы сыйныфка аласылары килми иде. Чөнки алар БДИны начар бирсә, мәктәпнең рейтингы түбән тәгәри. Шул сәбәпле, безнең авыл, бигрәк тә татар мәктәпләре төп яки башлангычка калып бармый микән?! – диде Илсур Һадиуллин, ачынып.
 
Автор: Раушания ХӨСНЕТДИНОВА
magarif-uku.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Расскажите друзьям

Нет комментариев

Авторизоваться

Теги: аттестация

  • Главная
  • Последние новости
  • Азьлане
  • Объявления
  • Видео
  • Труд
  • Төрле темалар
Безнең Яндекс Дзен каналына языл
Подписаться

© 2011 - 2026. Хезмәт. Все права защищены.

© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.

Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,

размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.

При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям.

Наименование СМИ: Хезмәт

№ записи о регистрации СМИ, дата: Эл №ФС77-79109 от 08.09.2020

СМИ зарегистрированно Федеральной службой по надзору в сфере связи,

информационных технологий и массовых коммуникаций

ФИО главного редактора: Закиев Вакиф Мансурович

Адрес редакции: 422250, Республика Татарстан, Балтасинский район, пгт. Балтаси, ул. Ленина, д. 91
Адрес учредителя: 420066, Россия, Республика Татарстан, Г.Казань, ул.Декабристов, д.2

Телефон редакции: (84368) 2-47-16

Адрес электронной почты редакции: BaltasiRed2005@yandex.ru
Электронная почта филиала для сообщений о фактах коррупции: BaltasiRed2005@yandex.ru

Учредитель СМИ: АО «ТАТМЕДИА»


Антикоррупционная политика
АО «ТАТМЕДИА» использует «cookie» для персонализации сервисов и удобства пользователей сайтом.
Использование «cookie» можно отменить в настройках браузера.
Политика конфиденциальности
Логотип ТАТМЕДИА Телефон АО «ТАТМЕДИА»: (843) 222 09 84

16+