Хезмәт

Балтач районы

16+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

«Каенкай» бакчасы өмә уздырды

Чисталык икеайлыгы кысаларында «Каенкай» балалар бакчасы хезмәткәрләре бу атнада үз территорияләрендә өмә үткәрделәр.

Биредә мәш килеп эшләгән апаларын күреп, балаларыбыз хәйран калып аларга карап тордылар. Һәм үзләре дә юлларында яткан ботакларны алып күчкә алып барып салдылар. Әйе шул, кайсы гына юнәлештә дә тәрбияне үз үрнәгеңдә күрсәтү мәслихәт. Тирә-юньне чистарткан бакча хезмәткәрләре дә әлеге эшләре белән балаларда чисталыкка мәхәббәт уятып кына калмыйча, киләчәктә үзләренең дә шулай итеп эшләп, игелекле булып үсүләрен телиләр. Ә икенче көнне бакча коймасы янында өелеп торган чүп капчыклары бакча территориясенең чүпләрдән арынып, язны рәхәтләнеп каршылаячагын ассызыклый иде. Афәрин тәрбиячеләребезгә. Тиздән яшел хәтфә үләннәр чыгып, бакчабыз чәчәккә күмелеп, тагын да күркәмләнәчәк әле.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250