Балтач яңалыклары

"Хезмәт" газетасы - Балтач районы

16+
Мәгариф

Карадуган балалар бакчасында Сабан туе шаулап-гөрләп үтте

Сабантуй бәйрәме балаларга бик ошады, күңелләренә шулкадәр хуш килде

Үзенең кояшлы көннәре, матур бәйрәмнәре белән җәйне дә каршы алдык. Елның кайсы гына вакыты булмасын балачакның һәрбер мизгеле рәхәт тә, татлы да булып истә кала. Балаларның киләчәге матур булсын өчен тыныч, имин тормыш, яраткан туган җир, гаилә җылысы, күңелле балачак кирәк. Балачак иле гел шаулап-гөрләп торсын!

Быел да Карадуган авылының катнаш төрдәге "Ак каен" балалар бакчасында, гореф-гадәтләрне саклап, балалар өчен матур бәйрәм үткәрелде.

Сабантуй бәйрәме − татар халкының иң олы бәйрәмнәренең берсе. Ул - хезмәт һәм дуслык бәйрәме. Тәрбиячеләр мәйдан уртасында төрледән - төрле матур уеннар оештырдылар: кашыкка йомырка салып йөгерү, чиләкләр белән су ташу,капчык киеп сикерү,таяк тартыш, кул көрәше, балаларның битләренә төрле рәсемнәр төшерү. Балалар чүлмәк ватучыларга көч биреп тордылар.

Һәркем үзенең осталыгын күрсәтте: кемдер җырлады, кемдер биеде. Барлык балалар Сабантуй бүләкләре оттылар. Бөтен җирдә − уен-көлке, шаярулар хөкем сөрде.

Балалар Сабантуе шаулап-гөрләп үтте. Сабантуй бәйрәме балаларга бик ошады, күңелләренә шулкадәр хуш килде. Йөзләреннән елмаю, күзләрендә кызыксынучанлык утлары иде. Бәйрәм тәмамлангач, истәлеккә фотога да төштек. Балалар да, әти-әниләр, өлкәннәр дә бәйрәмнән күтәренке кәеф белән таралышты.

Әхмәдеева Лилия,

Карадуган балалар бакчасы тәрбиячесе

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: сабантуй