Хезмәт

Балтач районы

16+
Мәгариф

Карадуган балалары әти-әниләре белән «Гаиләле аҗаган»да катнашты

Чараның максаты – гаилә кыйммәтләрен ныгыту, балалар белән ата-аналар арасында элемтәне көчәйтү һәм бергә вакыт уздыру иде

13 март көнне "Факел" яшьләр клубында "Гаиләле аҗаган" исемле гаилә бәйрәме узды. Чарада Карадуган балалар бакчасының иң өлгер әти-әниләре һәм иң җитез балалары катнашты.

Бәйрәм программасы бик кызыклы һәм мавыктыргыч булды: балалар өчен төрле уеннар, бәйгеләр, иҗади чаралар  оештырылды. Әти-әниләр арасында да актив катнашу өчен конкурслар уздырылды, бу исә гаиләләрнең бердәмлеген һәм дуслыгын арттырды.

Чараның максаты – гаилә кыйммәтләрен ныгыту, балалар белән ата-аналар арасында элемтәне көчәйтү һәм бергә вакыт уздыру иде. Бәйрәм тәмамлангач, катнашучыларга дипломнар һәм бүләкләр тапшырылды.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев