Хезмәт

Балтач районы

16+
Мәгариф

Кариле балалар бакчасына янгын сүндерүче килгән. Нәрсә булган?

Ут-хәвефеннән сак булыйк

Янгын куркынычсызлыгы кагыйдәсе, темасы белән балаларны кече яшьтән таныштыру-безнең тәрбия эшчәнлегендә төп темаларның берсе булып тора. Сер түгел, әледән-әле янгыннар афәтенең авылыбызда, авылларда булып торуы безне дә, әти-әниләрне дә уйландырырга мәҗбүр итә.

 

Еш кына бу афәтнең балалар гаебе белән килеп чыгуын яисә аларның шушы афәт вакытында саклану кагыйдәләрен белмәүләре бик аянычлы нәтиҗәләргә китерергә мөмкин. Тәрбия эшендә без балалар белән бу темага еш әңгәмә, аңлатуларга аеруча игътибар бирергә тырышабыз.

 

Бер көнне без бу темага киңрәк итеп ачыктан-ачык сөйләшү үткәрдек.  Балалар үз куллары белән янгынга каршы темага рәсемнәр ясадылар. Аннары тәрбияче апалары янгын сүндерүче һөнәре белән таныштырды. Алардан бу һөнәр иясе нинди сыйфатларга ия булырга тиешлеге турында сорашу үткәрелде. Алар фикеренчә, янгын сүндерүчеләр көчле, куркусыз, физик яктан сынатмаучы, тиз хәрәкәт итә торган, үз эшләренә җаваплы карый торган булырга тиеш. Кызыксынып китеп, бу һөнәргә кайда укыталар, янгын машинасы ничек эшли, баскыч, фонарь, ком ни өчен кирәк ише сораулар да бирделәр.

 

Янгын балаларның саксызлыгы аркасында да килеп чыга. Тәрбияче балаларга шырпы белән уйнарга,  учак ягу, газ, электр приборлары белән зурлар рөхсәтеннән башка кагылырга ярамаганын аңлатты. Үзләре дә бу хакта фикер алышуда катнаштылар. Белгәннәрен өйрәнү эвакуациясендә тирәнрәк практик яктан күрсәттеләр, шәхси саклану чаралары белән таныштылар. Уен мәйданчыгында алар, янгын сүндерү җайламасы белән танышып, һәрберсе ут сүндергечтән  «ут сүндереп» тә карадылар. Янгын вакытында саклану чараларын белмәү аркасында күпме бала корбан булуы сер түгел. Әйе, сөремле газ исе чыгуга, янгын чаткылары күренүгә бала югалып кала, курка. Хәвефле урыннан тизрәк чыгып китү, куркыныч турында тизрәк зурларга хәбәр итәргә кирәклеген бала кече яшьтән белергә тиеш.

 

Кызганыч, бу кагыйдәне бала белмәскә, паникага бирелергә мөмкин. 12нче сентябрь көнне бакчабызга янгын сүндерүче булып эшләүче Хатимов Фәрит абыйларының балалар белән очрашуга килүе, әңгәмәсе алар күңеленә тирәнтен үтеп кергәндер.  Фәрит абыйлары шырпы, өйдәге газ, электр приборлары белән саксыз кылануның аянычлы хәлләр китереп чыгаруын аңлатты. Үзе белән алып килгән янгын сүндерү кораллары һәм җиһазлары белән таныштырды. Нәниләрнең кызыксындырган сорауларына да бик теләп җавап бирде. Балалар арасында хәтта киләчәктә шушы һөнәр иясе булам диючеләр дә булды.

 

Бу темага сөйләшү балалар белән даими тәрбия эше генә түгел, ә әти-әниләр белән дә нәтиҗәле эш булсын дип тырышабыз. Аларның балаларга кисәтү ясамаулары, приборлар белән рөхсәтсез кагылуларына битараф булулары да аянычлы афәткә юл ача бит. Күпме тормышта мондый мисаллар, үлемнәр! Авыр ситуация килеп туганда, балалар саклану чарасын белмиләр.  Әти-әниләр моны һәрчак истә тотсыннар иде.

 

Әти-әниләр белән җыелыш үткәргәндә, без бу мәсьәләгә еш тукталабыз. Бакча, әти-әнинең бердәм эш алып баруы мондый афәтләрне булдырмый калдырыр иде.

 

Мондый тәрбия чарасын даими рәвештә алып бару гына уңай нәтиҗә бирә ала.  Баланың яшь үзенчәлеген искә алып, янгынга каршы хәвефсезлек тәрбиясен бирү, аларда моңа каршы күнекмә булдыру-безнең төп бурычыбыз.

 

Гөлшат Зәйнуллина,

Гөлсәрия Муллагалиева,

Гөлүсә Фәйзрахманова,

Кариле балалар бакчасы тәрбиячеләре              

                                                                                    

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев