Казанда 11 мәктәп ашханәсенә капиталь ремонт ясалачак
Эшләр тәмамланганнан соң мәктәп ашханәләрендә утыру урыннары саны 152гә артачак
Казанда 2026 елда 11 мәктәп ашханәсе капиталь ремонтланачак. Бу хакта мэриядәге эшлекле дүшәмбедә шәһәрнең азык-төлек һәм социаль туклану департаменты генераль директоры Рима Мөхәммәдшина хәбәр итте.
Аның сүзләренә караганда, ремонт барышында мәктәп азык-төлек блокларында инженерлык коммуникацияләре яңартылачак, шул исәптән вентиляция, канализация, электр челтәрләре һәм җылыту системалары, тәрәзә һәм ишекләр алыштырылачак, стеналар һәм идәннәр ремонтланачак. Шулай ук искергән урынына яңа җайланмалар: плитәләр, суыткычлар, өләшү линияләре, савыт-саба юу машиналары, пар конвектоматлары һәм башка техника урнаштырылачак. Бу санитария таләпләрен, азык-төлекне саклау шартларын һәм ризык әзерләү технологияләрен үтәүне тәэмин итәргә мөмкинлек бирәчәк. Моннан тыш, аш залларында интерьер һәм мебель яңартылачак.
Эшләр тәмамланганнан соң мәктәп ашханәләрендә утыру урыннары саны 152гә артачак.
Объектларны модернизацияләүгә Татарстан бюджетыннан 260,4 млн сум бүлеп бирелгән. Тагын 39,8 млн сумны азык-төлек һәм социаль туклану департаменты яңа җиһазлар сатып алуга юнәлдерәчәк. Кирәк булганда үз акчаларыннан мебель, савыт-саба, инвентарь һәм хезмәткәрләр өчен махсус кием-салым сатып алыначак. Департамент чыгымнарының гомуми күләме 67,2 млн сум тәшкил итәчәк.
Мөхәммәдшина шулай ук хәбәр иткәнчә, 1 сентябрьдән Казанның 20 мәктәбендә һәм 21 балалар бакчасында ресурс үзәгенең беренче курсын уңышлы тәмамлаган 107 студенты эшкә керешәчәк.
Казан мэры Илсур Метшин ассызыклаганча, мәктәп азык-төлек блокларын модернизацияләү белән беррәттән, Мәктәп туклануы системасы өчен квалификацияле кадрлар әзерләү дә мөһим.
Ул район хакимиятләре башлыкларына ремонт эшләренең барышын һәм мәгариф учреждениеләрен яңа уку елына вакытында әзерләүне шәхси контрольдә тотарга кушты.
Вести Татарстан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев