Кече Лызи укучылары сәламәтлекне биеп пропагандалый (+ фото)
Мәгариф

Кече Лызи укучылары сәламәтлекне биеп пропагандалый (+ фото)

Кече Лызи урта мәктәбендә "Бездә сәламәт яшәү рәвеше! Кушылыгыз." диген флешмоб узган.

Әлеге чараны "Наз"үзәге социаль педагоглары Гөлшат Салахова һәм Наталья Закирова оештырган. Сыйныф җитәкчесе Надежда Витальевна Зиатдинова да чараны үткәрүдә күләмле эш башкарган.
- Әлеге чара яшь буында сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау максатыннан үткәрелде, - ди оештыручылар.
Хәер, Кече Лызи мәктәбендә сәламәт яшәү рәвешенә зур игътибар бирәләр. Җир өстенә кар төшкәнче үк чаңгыга басулар дисеңме, җәен туризм белән шөгыльләнү, уку чорында тәнәфесләрдә саф һава сулап бер йөгереп кайту - болар барысы да укучыларның үз теләкләре белән эшләнә. Шуңа да спорт чараларында Кече Лызи укучылары һәрчак беренчелекне яулый.

250

Нет комментариев