Көшкәтбаш балалары Өлкәннәр көненә әзерләнә башлаган
Мәгариф

Көшкәтбаш балалары Өлкәннәр көненә әзерләнә башлаган

Көшкәтбаш балалар бакчасында да яңа уку елы бик актив рәвештә башланып киткән. Кечкенәләр төркеме Өлкәннәр көненә ныклап әзерләнә башлаган. Җырлар, шигырьләр өйрәнеп, бәйрәм көнне әби-бабайларын чын күңелдән котлау исәпләрендә.

Шулай ук «2015-2016 уку елына нәтиҗә ясау һәм 2016-2017 уку елына алынган бурычлар» темасына багышланган әти-әниләр җыелышы булган. Анда балаларны ашату буенча яңалыклар, үзгәрешләр турында да сөйләнгән. Әти-әниләр үзләрен борчыган сорауларны җиткереп, аларга җаваплар алганнар.

250

Нет комментариев