Мәгариф

«Үлемсез полк» акциясенә Балтач урта мәктәбе укучылары теләп кушылды

Бөек Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан илкүләм старт алган «Үлемсез полк» акциясенә Балтач урта мәктәбе укучылары теләп кушылды.

Алар үзләренең сугышта катнашкан әби-бабайлары, туганнары хакында материаллар туплый башлады. Бу материаллар «Чал тарихлы» мәктәп музеенда урын алды. Укучылар моның белән генә тукталырга җыенмый. 9 нчы май - Җиңү парадына кадәр материалларны баетырга, гаилә архивларында сакланган иске фотоларга реставрация ясап, аларга яңа сулыш өрергә телиләр. Балтач урта мәктәбе укучылары үрнәгендә районның калган мәктәпләре дә «Үлемсез полк» акциясенә кушылсын иде.

250

Нет комментариев