Былтыр 94 499 беренче сыйныф укучысына һәм 2 - 11 сыйныф укучыларына 249 077 109 сумлык ярдәм күрсәтелде.
1 июньдә Татарстан Республикасында традицион «Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит» хәйрия акциясе старт алды. Бу турыда Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итте.
Халыкара балаларны яклау көнендә Бөгелмә, Буа, Кайбыч, Мөслим, Теләче, Чистай муниципаль районнарында һәм Казан шәһәрендә булачак 353 беренче сыйныф укучысы матур портфельләргә ия булды.
Алдагы 2007 - 2018 елларда акция кысаларында 94 499 беренче сыйныф укучысына һәм 2 - 11 сыйныф укучыларына 249 077 109 сумлык ярдәм күрсәтелде.
Бу хакта тулырак:https://tatar-inform.tatar/news/2019/06/04/187482/
Нет комментариев