"Мәктәпкә әзерләнергә ярдәм ит” акциясе тәмам (+фоторепортаж)
Мәгариф

"Мәктәпкә әзерләнергә ярдәм ит” акциясе тәмам (+фоторепортаж)

Бүген "Балтач" ял паркында "Мәктәпкә әзерләнергә ярдәм ит” республика хәйрия акциясенә йомгак ясалды

"Мәктәпкә әзерләнергә ярдәм ит” республика хәйрия акциясенең максаты— тормышта авыр хәлләргә тарыган балаларга һәм гаиләләргә яңа уку елына әзерләнүдә ярдәм күрсәтү. Балтачлылар бу чарада актив кушылды.

2007 елда республикабызның беренче Президенты Минтимер Шәймиев инициативасы белән башланып киткән игелек акциясе җирлегебездә дә киң яклау тапты.

Чарада районыбызга эшлекле сәфәр белән килгән башкала кунаклары да катнашты.

"Районда, традиция буларак, быел да "Мәктәпкә әзерләнергә ярдәм ит!" акциясе оешкан төстә узды. Бу изге айда игелекле эштә катнашкан һәр кешегә, оешма-предприятиеләргә зур рәхмәт белдерәм, - диде муниципаль район башлыгы Рамил Нотфуллин һәм балаларга, әти-әниләргә иң изге теләкләрен ирештерде. 
 


Нет комментариев