Нөнәгәр мәктәбендә гадәти булмаган кыңгырау шалтырый
Мәгариф

Нөнәгәр мәктәбендә гадәти булмаган кыңгырау шалтырый

Мәгариф министрлыгының «Мелодии вместо звонков» проекты Нөнәгәр мәктәбендә дә тормышка ашырыла

Майда дәресләргә һәм тәнәфесләргә чакырып шалтыраучы кыңгырау тавышы урынына хәрби-патриотик җырлар яңгыраячак. Әлеге чара Бөек Җиңүнең 80 еллыгына багышлана.

Мәгариф министрлыгының «Мелодии вместо звонков» проекты Нөнәгәр мәктәбендә дә тормышка ашырыла.

–  Мәктәбебездә Тукай көннәре узган чакта кыңгырау тавышы урынына бөек шагыйрь сүзләренә язылган җырлар яңгыраган иде. 26 апрельдән башлап хәрби-патриотик җырлар яңгырата башладык. Җиңү көне – бөтен илебез өчен, һәр гаилә өчен изге бәйрәм. Балалар Җиңүнең ниләр бәрәбәренә яуланганын белергә һәм аңларга тиеш, – ди мәктәп директоры Айрат Сөләйманов.

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Нет комментариев