Норма «Тургай» балалар бакчасында милли музей булдырганнар
Бакчабыз музееның эшчәнлек идеясы чыннан да, бик әһәмиятле һәм актуаль
Халкыбызның милли хәзинәләрен саклап калу, балаларга туган якның тарихы һәм мәдәнияте турында белем бирү максатыннан, «Тургай» балалар бакчасында әти-әниләр ярдәме белән милли музей эшли башлады.
Биредә тәрбияләнүче балалар музейда әби-бабаларының көнкүреше, традицияләре һәм мәдәнияте белән танышып, тарихны үз күзләре белән күрә алалар. Борынгы сәгать, китаплар, самоварлар, киемнәр һәм башка көнкүреш предметлары аларга үз халкының бай тарихын күрсәтү өчен менә дигән материаллар булып тора. Музейдагы барлык эшләнмәләр баларның туган якларының табигате, тарихы һәм мәдәнияте турында мәгълүмат туплавына ярдәм итә. Тәрбиячеләр балаларга аңлаешлы, кызыклы формада сөйләп, аларның сорауларына җавап биреп, диалог аша белемнәрен ныгыталар.
«Тургай» балалар бакчасы коллективы, бу проектны тормышка ашырып, балаларга үз халкының тарихын һәм мәдәниятен өйрәнүдә зур эш башкара.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев