Мәгариф

Нормадагы лицей укучылары практикага таралды

Апрель азагында Нормадагы лицей бинасы ел да бушап кала диярлек.

Укучыларның практикага таралыр чагы бу. "Быел да базада бер генә группа калды. Биш группа - 107 бала район хуҗалыкларына практикага китте, - ди директор Нияз Филсур улы Хәкимов. - Беренче һәм икенче курслар берәр айга булса, өченче-дүртенче курсларның практика срогы икешәр ай. Укучыларның һәркайсы үзенең туган авылына кайтырга теләк белдерде, хуҗалык җитәкчеләре дә каршы килмәде. Һәркайсы үзенең белгечлеге буенча машина-трактор паркларында, терлекчелек фермасында, амбар хуҗалыгында күнекмәләр алачак".
Фото: http://kirovnet.ru/news/2013/04/29/luchshaya-remontnaya-brigada-kks-otpravitsya-v-tolyatti

250

Нет комментариев