Умырзая язын шыта,
Кар катламын эретеп.
Ул да язын җиргә туган,
Җиһанга нур бөркетеп.
Сүзем - озак еллар буе Бөрбаш урта мәктәбендә татар теле һәм әдәбияты укыткан югары категорияле мактаулы укытучым - Мифтахова Гөлнур Ильяс кызы турында.
Ул 1957 елның ямьле март аенда Балтач районы Бөрбаш Сәрдегәне авылында Акбиров Ильяс һәм Гөлҗиһан гаиләсендә дөньяга килә. Балачагыннан ук кызыксынучан, тырыш бала булып үсә. Гөлнур апа бар гомерен мәктәпкә багышлый. Күп еллар дәвамында тәрбия эшләре буенча директор урынбасары вазифасын да җиренә җиткереп, намус белән башкара. Тормыш иптәше Гафур абый белән 3 кыз үстереп, балаларының һәм оныкларының хөрмәтен, җылысын тоеп яши.
Беренче танышкан көннән үк җылы карашы, ихлас йөрәге белән күңелемне үзенә җәлеп итте. Ул алып барган дәресләрне сыйныфыбыз белән түземсезләнеп көтеп ала идек. Газиз ана телебездә матур итеп сөйләшергә, уй-фикерләребезне җиткерергә, әдәбиятыбызны яратырга өйрәтте. Дәресләрне тормыш белән бәйләп алып барып, алда үтеләчәк сынауларга әзерләүче, авыр чакта ярдәм сорап килгәннәргә һәрвакыт булышучы да ул.
Көчле методист һәм фән эшлеклесе буларак та районыбызда аны яхшы беләләр. Аның укучылары танылган журналистлар, редакторлар, укытучылар, профессор, доцентлар булып үсеп чыктылар.
Бүгенге көндә лаеклы ялда булуына карамастан, һәрдаим мәктәп тормышы белән кызыксынып тора. Дин нигезләрен өйрәнеп, балаларга әһлаки тәрбия бирүдә катнаша.
Бу гүзәл укытучыга соклануым шулкадәр дәрәҗәдә зур булды - мин үзем дә аның эзләре буйлап киттем. Аның кебек татар теле һәм әдәбияты
фәннәре нигезләрен укытырга, яхшы укытучы булырга телим. Ул минем иҗади осталыгымны күреп алып, шигырь юллары тезәргә өйрәтүчем, халык авыз иҗаты матеиалларын бергә туплап, фән нигезләрен күрсәтүчем дә булды. Бүген ирешкән бар уңышларымның нигезендә укытучымның акыллы киңәшләре, угет-нәсихәтләре ята. Гөлнур апа уяткан өмет чаткысы мине алдагы эшләремә рухландыра, көч бирә.
Мәктәп елларының гүзәл,
Онтылмас хатирәсе -
Яраткан укытучымның
Кызыклы дәреләре.
Тормышның авыр юлларын
Икеләнми үтәмен.
Сезнең биргән киңәшләрне
Түкми-чәчми үтәрмен.
Зур юлларда олы маяк -
Үрнәк бит сез һәркемгә.
Аз булыр күк бар дөньяның
Гөлләренә төрү дә!
Татар милләтенең киләчәге - туган тел укытучыларында дисәм, ялгыш булмас. Гөлнур Ильясовна кебек тырыш, белемле, милләтпәрвәр укытучылар булганда, безнең киләчәк өчен куркасы юк.
Шәрипова Гөлнур. КФУ,
4 нче курс студенты.
Бөрбаш Сәрдегәне авылы.
Нет комментариев