2019 елда педагогик эшчәнлектә уңышка ирешкән өчен Татарстан Республикасының иң яхшы укытучыларына премия бирү конкурсында җиңүче булучыларның исемнәре билгеле.
Тиешле боерык ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы сайтында урнаштырылган.
Исемлеккә республиканың 25 педагогы кергән. Шуларның 14е — Казаннан, 3се — Түбән Камадан, 2се Әлмәт һәм Апас районыннан, Татарстанның Тәтеш, Саба, Сарман һәм Кукмара районнарыннан килгән бер укытучы. Кычзганыч, районыбыз укытучыларныӊ исем, фамилиясе бу исемлектә юк.
Алар 200 000 сум күләмендә акчалата премия алачак, дип яза Мәгариф журналы.
Фото: автор
Нет комментариев