Русча да яхшы бел, татарча да яхшы бел
Мәгариф

Русча да яхшы бел, татарча да яхшы бел

Республикабызда татар һәм рус телләре тигез хокуклы дәүләт телләре булып санала. Ике телдә иркен аралаша алу, ситуациягә карап бу теллләрне кирәк чакта куллана белү заман таләбе.

Балтач бистәсендә урнашкан 2нче балалар бакчасында балалар икетеллелек мохитендә тәрбияләнә. Балалар бакчасының һәр төркемендә шул уңайдан үстерлешле телләр тирәлекләре булдырылган. МБ ФДББС таләпләре буенча безнең балалар бакчасында эш проект эшчәнлеккә нигезләнеп алып барыла. "Рус теле атналыгы" ел саен бакчабызда март аенда уздырыла. Атналыкның төп максаты: балаларның рус халкы милли гореф-гадәтләре турында күзаллауларын арттыру, алган белемнәрен кулланып рус телендә иркен аралашу мөмкинлекләрен камилләштерү, башка милләт халкының мәдәниятенә кызыксыну, хөрмәтле караш тәрбияләү.

Проектны гамәлдә башкару иртә белән "Рус сувенирлары" презентациясе белән башланып китте. Мәктәпкә әзерлек төркеме балалары белән алдан әзерләнгән "Кышлаучы кошлар" дип исемләнгән театральләштерелгән тамаша белән дәвам итте, ә кичен тамашаны әти-әниләргә тәкъдим иттек. Икенче көнне зурлар төркеме балалары "Шалкан" әкиятен башка төркем балаларына күрсәттеләр, ә кичен рус халкы кул эшләре , хохлома, дымков бизәкләре төшкән уенчыклар белән таныштылар, презентация карадылар, үрнәк бизәкләрне үзенә хас булган төсләр белән буядылар. Алдагы көнне үзебезнең янәшәдә урнашкан 1 номерлы балалар бакчасына кереп, рус телендә театлальлештергән "Куян йорты" әкиятен нәнидусларга - тамашачыларга тәкъдим иттек. Алар бик шатланып безнең балаларны каршы алдылар. Атнаның дүртенче көнендә балалар белән "Әкияттә кунакта" дигән викторина-ярыш үткәрелде. Тамашаны убырлы карчык алып барды, ә балаларның белемнәрен су анасы, җен, үлемсез кощей бәяләде.

Атналыкны йомгаклау чарасы буларак, балалар бакчасы майданчыгында "Ярмарка" бәйрәме уздырдык. Бәйрәм рус халык уеннары, такмаклар, җырлар белән үрелеп барды.
Һәрбер чарада балалар зур кызыксыну белән теләп катнаштылар. Рус телен өйрәнү, рус мәдәнияте турында күзаллауларны камилләштерү максаты белән уздырылган чаралар быел да файдалы һәм кызыклы итеп оештырылды.
Гөлнур Камалиева,
2нче номерлы балалар
бакчасы тәрбиячесе.

250

Нет комментариев