Икмәкханәдә эшләүчеләр ярдәмендә балалар үзләре пицца ясап карады.
12нче март - Балтач гимназиясенең 1нче и сыйныфы укучыларының хәтерендә тирән эз калдырган көннәрнең берсе булыр, мөгаен. Бу көнне Ленара һәм Ришат Гыйләҗевлар Салавычта урнашкан икмәкханәгә экскурсия оештырды.

Анда җылы итеп каршы алган Регина Нотфуллина укучыларга ипинең ничек пешүен тәфсилләп аңлатты. Икмәкханәдә эшләүчеләр ярдәмендә балалар үзләре пицца ясап карады, яңа пешкән хуш исле икмәк, камыр ризыкларыннан авыз итте, ипи турында белгән мәкальләрне әйтте, ипине хөрмәт итәргә өйрәнде. Соңыннан балалар үзләре ясаган пиццаны күчтәнәч итеп, өйләренә алып кайтып китте.

Экскурсия искиткеч эчтәлекле булды.
Чулпан Габделганиева,
1 и сыйныфы укытучысы.
Фото: автор
Нет комментариев