Сосна мәктәбендә гаиләләр нишләп йөргән? (+фоторепортаж)
Мәгариф

Сосна мәктәбендә гаиләләр нишләп йөргән? (+фоторепортаж)

Ватанны саклаучылар һәм Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан, Сосна мәктәбендә зур бәйрәм чарасы үтте.

1 сыйныф укучылар кунакка әти-әниләрен дәште. Чын мәгънәсендә гаилә бәйрәме булды бу чара. Балаларыбызның һөнәрләрен күреп сөендек: җырлыйлар да, бииләр дә, матур итеп шигырьләр дә сөйлиләр. Бәйрәм уңаеннан, бүләкләр дә әзерләгәннәр иде.

Чараны оештырган укытучыларга барлык әти-әниләр исеменнән олы рәхмәтләребезне ирештерәбез.


Булат Сәйфетдинов.

Фото: автор

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


8 март

Нет комментариев