Район планы буенча һәр айның соңгы пәнҗешәмбе көне мәктәпләрдә һөнәри юнәлеш бирү көне итеп кабул ителде.
Шуннан чыгып Балтач урта мәктәбендә төрле өлкәдәге хезмәт ияләренең эшчәнлеге, һөнәрләре белән танышу дәвам итә. Әңгәмә һәм тәрбия сәгатьләренә әти-әниләрне чакыру гадәткә керде. Бу атнада да укучылар инженер, полиция хезмәткәре, хисапчы, шәфкать туташы, кортчылар эшчәнлеге белән таныштылар. Килгән кунаклар үз хезмәтләренең мөһимлеге, тормыштагы роле, җаваплылыгы турында яратып сөйләделәр. Килгән һәрберсенә чиксез рәхмәтебзне җиткерәсе килә.
Руфия Закирова
Нет комментариев