Хезмәт

Балтач районы

16+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Түнтәр укучылары – кыю, үткен, эрудицияле

Әллә һавасы килешле, әллә сулары шундый шифалы, безнең Түнтәр мәктәбе укучылары арасында иҗат итәргә яратучылар аз түгел. Укучыларыбыз төрле иҗади бәйгеләрдә яратып катнашалар.

Быелгы уку елында егет һәм кызларыбыз арасында «Илһам» Бөтенрәсәй яшь язучылар бәйгесе лауреатлары, балалар һәм яшүсмерләрнең "Алтын каләм" иҗади фестиваленең муниципаль этабы җиңүчеләре һәм призерлары булуы сөендерә. Уку елы дәвамында рус һәм татар телләрендә төрле юнәлешләрдә үткәрелгән иҗади бәйгеләрдә җиңүчеләребез елдан-ел арта бара. Нәфис сүз осталарыбыз да шомара. "Живая классика" бәйгесенең муниципаль этабы җиңүчесе дә безнең мәктәп укучысы. Ел саен татар һәм рус теле, рус һәм татар әдәбияты фәннәреннән укучыларыбыз олимпиада җиңүчеләре һәм призерлары составында булуы да куанычлы. «Сабантуй», «Шәһри Казан», «Хезмәт» газеталары белән дә элемтәдә яшибез.

Үткән елгы «BaltasiJuniоr Skills» бәйгесенең муниципаль этабы укучыларыбызга тагын да зур юнәлеш бирде. «Журналистика» компетенциясендә катнашып, җиңү яулаган укучыларыбыз кайларда гына булмады да, кемнәр белән генә әңгәмә кормады. Булдыралар укучылар. Кыю, үткен, эрудицияле балалар үсә. Быелгы уку елында "Яшь журналист»ларыбыз - Гөлшаһидә, Ралия, Лалә, Нәргизә, Илһам, Айрат районкүләм күп кенә чараларда катнашып, язмалары һәм фото, видеоматериаллары белән "Вконтакте" челтәрендәге "Бәхетле балачак" төркемендә уртаклашып бардылар. 5нче сыйныфта укучы кызыбыз Эльвина Иванова да күптән түгел «Шәһри Казан» газетасы үткәргән «Әти хакы» конкурсында җиңү яулап, Рәхмәт хаты һәм истәлекле бүләккә лаек булды. Мәктәбебезнең бертөркем иҗади укучыларының кайбер язмаларын, әңгәмәләрен сезнең хозурга тәкъдим итәбез.

Лилия НӘКЫЙПОВА,
Түнтәр урта мәктәбенең
татар теле һәм әдәбияты
укытучысы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250