Хезмәт

Балтач районы

16+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Тәрбиячеләр ясаган умырзая – бүләк кенә түгел, искәртү дә...

Бистәнең 2нче номерлы балалар бакчасында, кечкенәләр төркемендә узган ата-аналар җыелышында, тәрбияче Елена Петровна хезмәттәшләре белән бергә ак умырзая чәчәкләре ясап, балаларга әти-әниләренә бүләк иттертте.

Апрель аенда (19ы) Умырзая көне икәнлеген дә искәрттеләр. Тәрбиячебез шундый инде безнең, җыелышны балалар белән башлый (монысында физкультурадан шөгыль күрсәттеләр), рәсми өлеше узгач, әти-әниләрне уйнатып та ала, фикерләшүгә дә вакыт таба. Ә менә умырзая чәчәкләрен әти-әниләргә балалардан бүләк иттертеп дөрес эшләделәр. Табигатьне саклау буенча үзе бер тәрбия чарасы. Чөнки умырзаяларның күп кенә төрләре Кызыл китапка кертелгән. Аларны сакларга, өзмәскә киңәш ителә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250