Хезмәт

Балтач районы

16+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Тәрбиячеләребез балаларыбызга очар канат куючылар

Тәрбияче - баланың шәхес буларак формалашкан этабында иң төп нигезне салучы һөнәр иясе! Баланың тормыш күгендә кошчык сыман канат ныгытуы да әлеге хөрмәтле кешеләр хезмәте!

Әлбәттә, тәрбия өлкәсендә сокланырлык һәм горурлык хисләре уятырлык эшләр күрсәтүче тәрбиячеләр күп. Әлеге язмабыз да йөрәк түреннән ургылып чыккан рәхмәт сүзләрен җиткерү иде.
20 апрель көнне "Ак чәчәкләр" балалар бакчасында 2нче кечкенәләр төркемендә тәрбияләнүче балаларыбызның ачык дәресе булды. Төркем икегә бүленеп, бик күңелле чара оештырылды. Тәрбияченең эшчәнлеге бала белән аралашуында ук күренә. Төп тәрбиячеләре Фәридә апаларының мавыктыргыч итеп оештырылган дәресе балаларыбызның һөнәрен бик яхшы ачып бирде. Мөстәкыйльлек, игьтибарлылык, мәрхәмәтлелек сыйфатларының күз нурларыбызда ныгый баруын күрү без - әти-әниләр өчен аеруча да хуш килде. Шулай ук төркемнең икенче өлеше - физик шөгыльдә уеннар аша әти-әниләр белән берлектә активлыкларын һәм физик күнекмәләрен күрсәттеләр. Биредә балалар бакчасының физик тәрбия бирүчесе Гөлнур апаларының иҗади яктан якын килүен дә ассызыкларга кирәк. Сүзебезне төгәлләп, шундый кызыклы һәм тәрбияви чара оештырганыгыз өчен Аллаһның рәхмәте яусын Сезгә тәрбиячеләребез диясе килә! Һәр әти-әни өчен дә баласының тырышлыгын һәм уңышларын күрү бик мөһим! Ә алар бар һәм бу сезнең зур өлеш! Тынгысыз һәм күп көч сорый торган хезмәтегездә күңел тынычлыгы, саулык-сәламәтлек телибез! Безнең кошчыкларыбызны тәрбияләп, белем йортына хәтле алып барып, сикәлтәсез озын юлга очырырга язсын!
«Ак чәчәкләр» бакчасының икенче төркемдә тәрбияләнүче балаларның әти-әниләре.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: