5 номинациядә 15 җиңүче билгеләнәчәк, алар Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының Мактау кәгазьләре һәм акчалата премияләре белән бүләкләнәчәк
«Туган тел фест» республика конкурс-премиясе 26 сентябрьдә 10:00 сәгатьтә Бәшир Рәмиев исемендәге яңа IT-паркта булачак. Чарага татар теле укытучыларын, тәрбиячеләрне, педагогларны чакыралар. Кунакларга сертификатлар һәм бүләкләр әзерләнгән. Моннан тыш, файдалы остаханәләр һәм концерт та булачак.
2022 елда башланып, быел инде сигезенче тапкыр уза торган «Туган тел фестивале» Татарстанның авыл, район һәм шәһәрләрендә татар телендә белем һәм тәрбия бирүче укытучылар белән тәрбиячеләрне берләштерә. Нәтиҗәдә, 4 ел дәвамында фестиваль 1500 дән артык катнашучыны җыйды. Бу елларда төрле мастер-класслар, методик ачык дәресләр, осталык сессияләре һәм тәҗрибә уртаклашу мәйданчыклары үткәрелде.
Фестиваль быел ике этапта уза. Катнашучылар – педагогик эш стажы өч елдан ким булмаган педагогик хезмәткәрләр. Беренче өлештә, читтән торып, «Милли сәләтем» визит карточкасы һәм «Педагогик табышым» сынауларын узган 15 финалист фестивальнең йомгаклау чарасында катнашачак. «Педагогик остаханә» конкурс сынавы вакытында катнашучы үзенең иң әһәмиятле педагогик ачышын күрсәтәчәк.
Түбәндәге номинацияләр:
- «Үстерүче предмет-киңлек мохите»;
- «Татар музыкаль әсәрләрен балаларга телне өйрәтүдә нәтиҗәле форматта куллану»;
- «Телне уен аша өйрәнү»;
- «Телне укытуда цифрлы технологияләр куллану» / Блогер-педагог (социаль челтәрләрдә татар телен популярлаштыру һәм балалар бакчасы тормышын яктырту);
- «Милли чара остасы».
Нет комментариев